9 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Укытучылар көне уңаеннан Татарстан мөгаллимнәренә 200әр мең сум премия тапшырыла
Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзасы белән "Российская газета"да дөнья күргән министрлык боерыгында язылган. "Әлеге премия илнең иң перспективалы мең педагогына тапшырыла. Шул ук вакытта дәресләр алып бармый торган директорлар да, завучлар да аңа...
-
Камал театры Екатеринбургта хурлыкка калган
4-10 сентябрь көннәрендә Екатеринбургта Россиянең традицион "Реаль театр" фестивале уза. Тамашачыга узган сезонның премьерасы - "Хуҗа Насретдин" спектаклен тәкъдим итүче Г.Камал театры коллективы форумда күңелсез хәлгә калган. Барысына да оештыручылар гаепле. Үзенең 25 еллыгын билгеләп үтүче форумны оештыручылар камаллыларның Казаннан алып килгән синхрон тәрҗемә колакчыннарын зарядкага куярга оныткан. Шуның аркасында...
-
Марат Әхмәтов: "алдагы айларда икмәккә бәя артмас"
Быел корылык күзәтелсә дә уңыш зарланырлык түгел. Төбәк фонды 1 миллион 450 мең тоннадан артык бөртекле культура җыеп алган. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәи азык-төлек министры Марат Әхмәтов фикеренчә, бу республика халкын туендырырга җитәчәк. Алдагы айларда икмәккә бәя артмас, ди ул. Шәһри Казан
-
Фирдүс Тямаев телевидениедә эшли башлаган [+видео]
Танылган җырчы Фирдүс Тямаев "TMTV" каналында яңа "Җырлаоке" дип аталган тапшыруы алып бара башлады. Иң беренче чыгарылышны сезгә дә карарга тәкъдим итәбез: Туйлар.ру
-
Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
Кучкар Кемне дә булса үпкәләтмәс өчен уйлап кына сөйләшегез. Ерак юл ялгызларга парларын табарга ярдәм итәчәк. Үгезбозау Матди проблемалар туганда якыннарыгыз ярдәмгә киләчәк. Нинди дә булса карарлар кабул иткәнче, яхшылап уйлагыз. Игезәкләр Тормышыгызның һәр өлкәсендә гармония булачак. Бу атна яңа танышуларга бай булачак. Кысла Ташып торган көч һәм энергиягез тирә-яктагыларга...
-
Безнең бакча – гөлбакча [+фото]
Мәктәп яны тәҗрибә участогы - балалар өчен аларга хас ачышлар ясау урыны ул. Укучы яз көне үзе утырткан бер кабак орлыгыннан көзен ялтырап торган сап-сары зур кабаклар җыеп алса яисә бер бөртектән 2-3 метрлы көнбагыш үскәнен күрсә, дулкынланмый калмас.
-
Майкоп шәһәрендә узган бик кызыклы конкурстан [фоторепортаж]
Шушы көннәрдә Майкоп шәһәрендә яшь әти-әниләр арасында бик кызыклы конкурс үтеп китте. Конкурсның төп шартлары яшь гаиләгә бәби арбасын матур итеп бизәү булган. Конкурсны оештыручылар әти-әниләрне моның хәтле үк итеп әзерләнеп килерләр дип уйламаганнар. Чыннан да, араларында шаккаттыргыч бәби арбалары бар. Карыйбыз!
-
Нефть бәясе арту ягына таба борылды
Кытай хакимияте икътисади үсешне стимуллаштыру өчен чаралар күрүне дәвам итүен көтү фонында, башка чимал товарлары белән беррәттән, нефть бәясе дә арта, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы. Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" нефтенә октябрь фьючерслары Мәскәү вакыты белән 8.43кә 0,41 долларга (0,83 процентка) - барреле 49,93 долларга кадәр арткан. Сишәмбе көнне...
-
Салават, “Елка” һәм “Любэ” бер сәхнәдә чыгыш ясый
13 сентябрьдә сайлаулар көне уңаеннан "Казан Арена" стадионы каршындагы мәйданда "Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган бәйрәм чарасы узачак. Сайлауга тавыш бирергә барганнар сайлау участогында бирелгән махсус беләзекләр белән бу концертка эләгә ала. Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов әйтүенчә, беренче тапкыр мондый бәйрәм былтыр Татарстан Дәүләт Советына...
-
Сайлау көне якынлаша
13 сентябрь - бердәм сайлау көне. Татарстанда сайлау хокукына ия 2 млн 933 мең кеше яши.
-
Татарстан янгын сүндерүчесе дөнья чемпионы булып танылды
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта янгын-коткару спорты буенча 11 нче Дөнья чемпионаты уза. Мәртәбәле ярышта дөньяның һәр почмагыннан егермедән артык илдән янгын сүндерүчеләр катнаша. Россия җыелма командасы составында Түбән Кама вәкиле, Янгынга каршы федераль хезмәтнең Беренче отрядында чыныгу алган Константин Курганский да бар. Төп асылы коткару баскычы буенча дүртенче катка күтәрелү белән...
-
Түбән Камада 15 яшьлек кызны йөргән егете үлемнән коткарып калган
15 яшьлек кыз аска ташланырга теләп, 9 нчы катның тәрәзә төбенә менеп утырган. Башкаларга күп катлы йортның подъездында әлеге кызны сәгатьләр буе үгетләргә туры килгән. Гадәттән тыш хәл булган урынга шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, психологлар да чакыртылган. Бераздан кызның әтисе һәм йөргән егете дә килеп җиткән. Нәкъ менә егетенең үгетләве...
-
Бүген көндез 19 градуска кадәр җылыта
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитнне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 9 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 17-22 градус җылы булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында - иң җылы (19-22) һава температурасы сакланса, көньяк-көнбатышта салкынчарак...
-
Әниемнен бертуган энесе Ризванов Рафик Ризван улын эзлим
Мин Казахстаннын Тимертау шэхэрендэ яшэуче эниемнен бертуган энесе Ризванов Рафик Ризван улын эзлим.Ул тумышы белэн ТР Саба районы Оет авылыннан,80яшь тирэсе,оч малае-Рифкат,Илдар,(берсенен исемен хэтерлэмим),хатыны куптэн вафат.2007елдан бирле хэбэрлэре юк. Белучелэр булса хэбэр бирсэгезче! Балык Бистэсе районыннан Зарипова Галия.
-
Сәрхуш аналарны яңа проект буенча тәрбияличәкләр
1нче октябрьдән сәрхуш аналарны яңа проект буенча тәрбияләргә җыеналар. «Точка трезвости» дигән проект Русиянең төрле төбәкләрендә 2011нче елдан бирле кулланылса да, Татарстанда быел гына кертелде. Бер төркем белгечләр - табиб, психолог, наркологлар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм мәхрүм ителү куркынычы янаган аналарны дәвалаячак. Дәвалау алты ай дәвам итә һәм тулысынча...